Атларның татар телендәге төс атамалары шактый төрле һәм киң таралган. Татар телендә кырыктан артык ат төсләре исәпләнә. Мондый атамаларның төрки телләрдә һәм аерым алганда, татар телләрендә барлыкка килүе борынгыдан билгеле. Ат төсләренең исемнәре шулай ук урта гасыр төрки телләренең күп кенә язма истәлекләрендә чагылыш тапкан [5, с.525]. Төп төсләрне билгели торган лексемаларга нигезләнгән ат төсләре шулай ук төрле төсмергә хас, катнаш төсләр белән дә аталган. Шуңа күрә татар телендә чиста бер төрле төсле атларны – бер төрле (төсле), ә катнаш төсле (берничә төсле) дип атыйлар.
Тимгел катыш төсле атларны төрле яшьтәге һәм төрле ат атамалары белән бер үк төрле актив кулланыла: кара ат 'вороной конь', кук юрга 'сивый иноходец', кара бия 'вороная кобыла', җирəн чабышкы 'рыжий скакун', кашка айгыр 'жеребец с отметиной на лбу', туры байтал 'гнедая, не ожеребившаяся кобылка', җирəн алаша 'рыжий мерин', кук аргамак 'сивый аргамак', акбүз ат 'бело-сивая лошадь', бурлы колын 'чалый жеребёнок' һәм башкалар.
Татар телендә еш чагылыш тапкан ат төсләрен барлап чыгыйк:
Акбүз 'бело-сивый': акбүз ат 'бело-сивая лошадь'. Әлеге төс аксыл-соры, соргылт, аксыл, тонык соры төстәге атларга кулланылып әйтелә:
Ала 'пегий': ала ат 'пегая лошадь'. Ала атлар төрле төсмердә булырга мөмкин: җирəн ала 'рыже-пегий', күк ала 'сиво-пегий', ала кола 'саврасопегий', туры ала 'гнедо-пегий' и т.д.
Алмачуар 'крапчатый', 'серый в яблоках', 'чубарый': алмачуар ат дип соры тимгелле атларга әйтелә. Быел да беренче булыn алмачуар кuлде [18].
Бурлы 'чалый': бурлы ат 'чалая лошадь'. Бурлы төрле төсмерле булырга мөмкин: бурлы кара 'вороно-чалая', куе бәс төстә, бурлы туры 'гнедо-чалая', куе сары төстәге ат – бурлы җирəн 'рыже-чалая', ялы һәм койрыгы соры төстәге атларны – бурлы кук 'сиво-чалая' диләр. Кайбер очракта бурлы атлар тимгелле була, халык аларны бурлы ала 'чало-пегая' диләр.
Кашка 'лошадь с белой звёздочкой (тамгалы)': кашка ат 'лошадь с белой звёздочкой'. Төрле атларның мангаенда тамга булырга мөмкин. Шуңа да кашка башка төс атамалары белән дә бирелергә мөмкин: жuрəн кашка 'рыжий конь с отметиной', күк кашка 'сивый конь с отметиной', туры кашка 'гнедой конь с отметиной' и һ.б.
Кашка! – дuде Тотыш, аның маңгаендагы ак йолдызын күреп [16].
Коба 'бурый': коба ат 'бурый конь'. Нинди төсмер булуына карап кара коба 'тёмно-бурый', ак коба 'бледно-бурая', кызгылт яисә куе сары төстәге атларга – коба туры 'каурый', кара-бәс төстәге атлар – коба кызыл 'муругий төсле дип атала'.
Күк 'сивый': күк ат 'сивая лошадь'. Күк төстәге атлар төрле төсмерле була. Ак күк 'бледно-сивый' әлеге төсмер акбүз 'белосивый' төстә дип тә йөретелә. Тимгелле күк атларны ала күк 'пего-сивая'. Бәс тимгелле күк атларны алма күк 'сивая в яблоках' диләр. Карарак күк төстәге атларны кара күк 'тёмно-сивая' дип йөртәләр. Каргылт күк атларны тимеркук 'сивостальная' дип атыйлар.
Анда матур күк аргамак янына бер көтү халык җыелган иде [6].
Туры 'гнедой': туры ат 'гнедая лошадь'. Туры атлар төрле төсмерле булырга мөмкин. Кара атларга кара туры 'караковый' диләр. Бәс төстәге туры атларны коба туры 'каурый' ат диләр. Тимгелле туры атларны ала туры 'гнедой с пятнами или в яблоках' дип атыйлар.
Туры байталның абзарында керткерт печəн ашавын тыңлый-тыңлый, күп төннəрен, кузен йокы алмыйча, уфылдап уздырды [3].
Чаптар 'игреневый': чаптар ат 'игреневая лошадь'. Ачык җирән төстәге атларны чаптар дип йөретәләр, аларның койрыгы һәм ялы аксыл төстә була. Бүтән төсмерләргә бәйле чаптар төс тә аксылрак яисә киресенчә куерак төстә булырга мөмкин: ак чаптар 'бледно-игреневый', күк чаптар 'седо-игреневый'.
Ай-hай, егет, атларың, Бигрəк чая чаптарың; (Татар халык җырлары).
Җирəн 'рыжий': җирəн ат 'рыжая лошадь'. Җирән атлар шулай ук төрле төсмер алырга мөмкин: кан җирəн 'меднокрасный' , кола җирəн 'булано-рыжий', сары җирəн 'ярко-рыжий', кара җирəн 'тёмнорыжий', ак җирəн 'бледно-рыжий'.
Урыннан кузгалуга, без өч ат мин, күк бия, тагы бер җирəн чабышкы, бер-беребезгə бəрелə язып янəшə оча идек [6].
Түбәндә без ат төсләре атамаларын барлап, татар, рус, башкорт, чуваш телләрендә язылышын тикшереп үтәбез:
Таблица
Татар, рус, башкорт, чуваш телендә ат төсләре атамалары
№ |
Татар телендә |
Рус телендә |
Башкорт телендә |
Чуваш телендә |
---|---|---|---|---|
1 |
акбүз ат |
'бело-сивая лошадь'. |
акбузат |
Акбузат |
2 |
ала ат. |
'пегая лошадь'. |
ала ат. |
питӗ лайӑх лаша. |
3 |
җирəн ала |
'рыже-пегий', |
ерән ала |
ҫӗнни |
4 |
күк ала |
'сиво-пегий', |
күк ала |
тӳпери ӳт-пӳ |
5 |
ала кола |
'саврасопегий', |
ҡара ат |
алла-аллӑн |
6 |
туры ала |
'гнедо-пегий' |
тура ала |
Улмуҫҫи |
7 |
алмачуар |
'крапчатый', 'серый в яблоках', 'чубарый': |
төрткөлө |
тӑвӑллӑ лаша |
8 |
бурлы ат |
'чалая лошадь'. |
бурыл ат |
хӑмӑр юр |
9 |
бурлы кара |
'вороно-чалая', |
бурыл ҡара |
хӑмӑр ҫӗр |
10 |
бурлы җирəн |
'рыже-чалая' |
ерән бурыл |
тӑвӑллӑ тӳпе |
11 |
бурлы күк |
'сиво-чалая' |
бурлы күк |
бурла |
12 |
бурлы ала |
'чало-пегая'. |
бурыл ала |
хура лаша |
13 |
кара ат |
'вороная лошадь'. |
ҡара ат |
йытӑ хӗп-хӗрлӗ |
14 |
коба |
'бурый'. |
коба |
шалча |
15 |
кара коба |
'чёрно-бурая'. |
ҡара коба |
|
16 |
кашка |
'лошадь с белой звёздочкой |
Йондоҙ |
|
17 |
жuрəн кашка |
'рыжий конь с отметиной', |
туры ҡашҡа |
|
18 |
күк кашка |
'сивый конь с отметиной', |
ҡара көрән |
|
19 |
туры кашка |
'гнедой конь с отметиной' |
|
|
20 |
коба туры 'каурый' |
Бурый конь |
коба 'ҡаурый' |
|
21 |
коба кызыл |
'муругий' |
|
|
22 |
кола |
'буланый', 'саврасый' |
|
|
23 |
ала кола |
'булано-пятнистая' |
ала ҡара ат |
алла-аллӑн |
24 |
кола җuрəн |
'булано-саврасая'. |
|
Кольск ҫӗрӗ |
25 |
туры кола |
'гнедо-саврасая' |
|
тӳрӗ алӑ |
26 |
күк |
'сивый' |
|
Кольск ҫӗрӗ |
27 |
ак күк |
'бледно-сивый' |
|
Тӳпе |
28 |
алма күк |
'сивая в яблоках' |
алма төҫө ҡасҡан |
улмуҫҫи кукли |
29 |
тимеркүк |
'сивостальная' |
тимеркүк |
тимеркук |
30 |
ала туры |
'гнедой с пятнами или в яблоках'. |
ала тура |
алӑпа тунӑ тура. |
31 |
коба туры 'каурый'. |
Гнедая лошадь с бурым оттенком называют |
коба тура 'ҡаурый'. |
алӑпа тунӑ тура. |
32 |
Күк ат |
'игреневая лошадь' |
аҡ сал төшкән |
"турӑн тӗкӗсем". |
33 |
ак чаптар |
'бледно-игреневый', |
аҡ саптар |
шурӑ мамӑк |
34 |
күк чаптар |
'седо-игреневый'. |
күк саптар |
кӑвак мамӑк |
35 |
җирəн ат |
'рыжая лошадь' |
ерән ат |
хӗрлӗ лаша |
36 |
кан җирəн |
'меднокрасный' , |
ҡан ерән |
шӑши курӑкӗ |
37 |
кола җирəн |
'булано-рыжий', |
|
Кольск ҫӗрӗ |
38 |
сары җирəн |
'ярко-рыжий', |
ерән һары |
сарӑ ҫӗр ҫырли |
39 |
кара җирəн |
'тёмнорыжий', |
ҡара ерән |
хура ҫӗр |
40 |
ак җирəн |
'бледно-рыжий'. |
аҡ һары |
шурӑ ҫӗр ҫырли |
Үткәрелгән тикшерү күрсәткәнчә, татар телендә атларның төрле төсләре төгәл, дифференцияләнгән атамаларга ия, аның бер өлеше ерак заманнарда ук барлыкка килгән гомумтөрки атамалар. Ат осталарының төрле аспектларында ат төсләренең исемнәрен, аларның номинацияләрен тикшерү атларның элек-электән татар халкы тормышында зур роль уйнавын күрсәтә. Бу татар теленең бай лексикасында да турыдан-туры чагылыш тапты. Гомумән алганда, ат төсләре атамалары барлыкка килүе һәм үстеше аларның тышкы кыяфәтен һәм әйләнә-тирә дөнья белән физиологик билгеләрен чагыштыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ат төсләре атамалары татар теленең сүзлек составының иң борынгы катламын тәшкил итә.